Узган ел татарстанлылар СВО зонасына 1,3 меңнән артык корал тапшырган
Татарстанда Росгвардиянең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясадылар.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елда республика халкы СВО ихтыяҗлары өчен 1360 ау мылтыгы тапшырган.
Моннан тыш, 1429 берәмлек корал һәм 1000нән артык патрон утильләштерүгә тапшырылган.
Республикада үзәк күзәтүендә 389 шәхси сак оешмасы һәм 38 меңнән артык корал хуҗасы тора, аларда 72 меңнән артык утлы корал теркәлгән.
Бер ел эчендә ведомство хезмәткәрләре тарафыннан 1800 административ материал төзелгән, 1164 кисәтү һәм 597 штраф салынган, 450 берәмлек корал алынган, дип хәбәр иттеләр Росгвардиянең ТР буенча идарәсе коллегиясендә.
фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев