Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган елда 21 меңнән артыграк лениногорскилы диспансеризация үткән

Әлеге тикшеренүнең мөһимлеген аңлап эш итүчеләр болар.

“Әгәр медицина тикшеренүе узганнан соң, кешедә нормадан тайпылу күрсәткечләре күзәтелмәсә, сәламәт яшәү буенча тәкъдимнәр генә алачак.  Әгәр күрсәткечләрдә үзгәрешләр булса, пациентны диспансеризациянең икенче этабына билгелиләр, өстәмә тикшеренү өчен. Алга таба нәтиҗәләргә бәйле рәвештә, дәвалау һәм диспансер күзәтү билгеләнә. 2023 елда диспансеризациянең икенче этабына 7 меңнән артык кеше җибәрелде”, - дип сөйли баш табибның поликлиника ярдәме буенча урынбасары Розалия Зарипова.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча үткәрелә торган диспансеризацияне һәркем үтә ала, тикшеренүләр бушлай.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, узган ел диспансеризация үткән 21 меңнән артык халыкның 522сендә – авырулар беренче тапкыр ачыкланган. Шул исәптән 32 кешедә яман шеш авыруы тәүге мәртәбә расланган.  Шулай ук 137 кешедә кан әйләнеше системасы авыруы беренче мәртәбә ачыклана.

Авыл халкы диспансеризацияне Шөгер табиблык амбулаториясендә, 28нче кабинетта, эш көннәрендә 8.00дән 15.40 сәгатькә кадәр үтә ала. Телефон: 8(85595) -3-42-95
Шулай ук Иске Куак табиблык амбулаториясендә, эш көннәрендә 8.00 – 14.40 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 8(85595) - 3-21-09.

Моннан тыш авыл җирлекләрендәге медпунктларга да мөрәҗәгать итеп була.


Диспансеризацияне кайда узып була?
Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, 203нче кабинетта. Эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне 12.00гә кадәр. Телефон: 8-85595-5-03-75

Медсанчасть поликлиникасында, 2нче катта. 2.15нче кабинетта. Эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне 12.00гә кадәр. Телефон: 8-85595-5-24-53
Игътибар! Шимбә көннәрендә поликлиникалар чиратлап үткәрү алымы белән эшли. Мәсәлән, бу атна – 3 февральдә медсанчасть поликлиникасының чираты.

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев