Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ванганың Украина һәм махсус хәрби операция турында әйткән сүзләрен тапканнар

Болгариянең атаклы күрәзәчесе 2022 елның 22 декабрен Россия һәм Украина өчен мөһим көн булачагын әйтеп калдырган.

 

Әле күптән түгел генә Ванга сүзләренең нәрсә аңлатуына ачыклык керткәннәр. Алар буенча, дөньякүләм низаглар җиде ел буе барачак, дип яза thisnews.ru.

Шул ук вакытта ул 2022 елның 22 декабрен Россия һәм Украина өчен мөһим көн буларак атаган.
Ванга фикеренчә, Украинаны гүзәл зат кына коткарып кала алачак. Имештер, ил бары тик көчле хатын-кыз җитәкчелегендә генә кораллы низагтан ничек тә азрак югалту белән чыгачак. Әмма бу хатын-кыз 2027 елда гына үзен күрсәтә алачак икән. Ләкин ул әле Украинаны шундук үз кулына ала алмаячак. Шулай да ил вакытлар узу белән дөньяда үз урынын табарга мөмкин.

Фаразларда якындагы елларда Көнбатышның Көнчыгыш Европага бәреп керәчәге, Россиянең аларны якларга туры киләчәге дә билгеләп үтелгән.

Ванга әйтүенчә, бер ил тирәсендә Көнбатыш Европага каршы көрәшердәй берлек булдырылачак, ә АКШны цунами юк итәчәк.

Европада коточкыч җир тетрәүләр булачак. Шул сәбәпле Европа халкына, кайчандыр кемнәрне сатса, шулардан ярдәм сорап ялварырга туры киләчәк.

Шул ук вакытта Россия 2035 елда Көнчыгышка тәмам якынаеп, Кытай һәм Һиндстан белән бер берлеккә берләшәчәк. Шулай итеп, ил дөньяда иң алдынгы урынга чыгачак.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2022/11/98017/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев