Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Жириновский исемендәге стипендия пәйда булачак

Россия вузларында Владимир Жириновский исемендәге стипендия пәйда булачак. Аны ЛДПР тәкъдим иткән. Стипендияне студентлар һәм аспирантлар алачак, дип яза “МК RU”.

ЛДПР җитәкчесе Леонид Слуцкий Министрлар Кабинетына исемле яңа стипендияне гамәлгә куюны тәкъдим иткән. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко, идеяне хуплап, Мәгариф һәм фән министрлыгына бу җәһәттән поручение юллаган. 20 шундый стипендия булачак.

Аны киләсе елның 1 сентябреннән һәр ел саен түли башлаячаклар. Министрлык студентлар өчен 15әр мең сумнан – 10, аспирантлар өчен 20шәр мең сумнан – 10 стипендия билгеләячәк. Алар шәрык белеме һәм дәүләт идарәсе кебек өлкәләрдә билгеләнәчәк.

Слуцкий басым ясап әйткәнчә, өметле студентлар һәм яшь галимнәр өчен әйбәт этәргечкә әйләнәчәк бу. Ул исемле стипендиянең мөһимлеген Жириновскийның яшь чагында мохтаҗлыкта яшәвенә бәйләп аңлаткан.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153462/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев