Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм

Без гаиләдә өч бертуган кыз үстек. Олы бала булгач, әти-әни эшне дә миңа күбрәк өя иде. Кухняда ашарга пешерү, иртәнге 4 тә торып сыер саву, малларны көтүгә куу минем җилкәдә булды.

 

Әти – урыннары оҗмахта булсын – бик коры кеше иде. Өстәл артында дәрес карауны да җитди нәрсәгә санамады.  Минем өстәл янында утыруымны күргәч, әти: «Китап корты булып утырма, бар, тирес түк! Әхтәм кызы иртә таңнан бакчада кайнаша, син аксөяк булып утырасың!» – дип җикеренә башлый иде. Идән юып, утын ташып,  дәресләрем дә каралмый кала. Иртә белән генә китапларымны букчама тутырып, мәктәпкә чабам. Дәрестә укытучылар «икеле» чәпиләр. Шуңа уку дип тә исем китмәде. Укытучылар да күңелне үсендерә белмәде. Такта янына күбрәк укытучы балалары җавап бирә иде.

Минем дә хыялым бар иде – врач булу. Ләкин башы тирес түгүдән чыкмаган авыл баласына кайда инде врач булу! Мәктәптә бервакыт сочинение яздырдылар. «Мин врач булам» дип язган идем. Укытучы безнең язмаларны такта янында кычкырып укыды. Минекен укыганда бөтен класс кычкырып көлгән иде. Мин оятымнан кып-кызыл булдым, күземнән яшьләр тәгәрәде.  

 Гаиләдә әти миңа карата гына коры иде. Кечкенә сеңлем бик иркә булып үсте. Минем кебек бил бөкмәде. Әти-әни аны барысыннан да күбрәк ярата иде. Дәрес караганда да сүз әйтмәделәр. Мәктәпне тәмамлагач, Казан  медицина институтына укырга керде, врач булды.  Уртанчы сеңлем, бик иртә кияүгә чыгып, Чиләбе якларына китеп барды.

 Мин мәктәптән соң авылда сыер саварга калдым. Шунда бер ел эшләгәч, тракторчы егеткә кияүгә чыктым.  Картайган әти-әнине без тәрбияләдек.  Гомер узды, тормыш үзгәрмәде.  Кайткан кунакларның күңелен күрәм. Башымда яулык, өстемдә кара халат. Хәзер авылда колхоз да юк, сыер фермасы да. Инде миңа 50 яшь тулып килә, авылда әбиләр карыйм. Ике бала үстердек.  Авылда эш булмагач, улым шәһәргә китеп барды. Автобус йөртә. Кызым медицина училищесын тәмамлап, район үзәгендә медсестра булып эшли. Минем хыялымны кызым тормышка ашырды.


Кайвакыт йоклый алмый ятканда, узган тормышымны уйлап, йөрәгем өзгәләнә. Төшләремдә үземне ак халаттан врач итеп күрәм. Ләкин Ходай Тәгалә миңа авыл тормышын гына насыйп иткән шул. Рәхмәт тыңлавыгыгзга. Эчемне бушатасым килде бары. Гаеп итмәгез.

Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.

http://www.syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев