Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкара балаларны яклау көнендә Мөэмин-Каратайда балалар өчен Сабантуй үткәргәннәр

Күңелле уеннар белән

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабан туе узды. 

Балаларга бигрәк тә “Аркан тарту”, “Чүлмәк вату”, “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”, “Капчык киеп йөгерү” уеннары ошады. Барча уеннар да шигырь, җыр, биюләр белән үрелеп барды, кызлар милли костюмнардан чыгыш ясадылар.    

Бәйрәм ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә җыелганнар күтәренке күңел белән таралышты, – дип хәбәр итә авыл китапханәсеннән Таһир Шәмсуаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев