Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида цифрлаштыру: халыкның яшәеш сыйфатына тәэсир итә

Цифрлаштыру.

Бүгенге көндә югары тизлекле интернет һәм куркынычсыз ишегалды яки курыкмыйча подъездга керү – ул кирәкле, әһәмиятле тормыш чыганагы. Шунлыктан Лениногорск районында цифрлаштыру программасы актив рәвештә кертелгән дә инде. 

Лениногорскилылар куркынычсызлыгы өчен 769 видеокүзәтү камерасы эшли: «Имин шәһәр», «Имин ишегалды» һәм «Имин подъезд» проектлары юлларны, ишегалларын, балалар мәйданчыкларын һәм подъездларны, шулай ук кешеләр күп була торган объектларны колачлый. Бу эшне системалаштыру һәм яңа дәрәҗәгә чыгару дәвам итә. 

“Шәһәрдә яшәүчеләрнең иминлеге өчен 94 йортта IP-домофоннар урнаштырылды. Ел ахырына кадәр тагын 48 йорт заманча домофоннар белән җиһазландырылачак. Шулай ук подъездларны заманча домофоннар белән тәэмин итү эшен дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте “Таттелеком” җәмгыятенең Лениногорск филиалы җитәкчесе Айдар Гайнанов. 


Газет укучылары өчен IP-домофоннарның нәрсә икәне турында бераз ачыклык кертик.

“Акыллы” домофон элемтәсе системалары үз эченә видеомониторингны ала, ул яшәүчеләргә подъезд территориясендә ясалган язмаларны – видеоны реаль вакытта күрергә һәм карарга мөмкинлек бирә. Мобиль җайланма аша домофон белән идарә итү мөмкинлекләре дә каралган. Өйдән генә подъезд ишеге белән идарә итеп калмыйча, хәтта эштә, кибеттә булганда да подъезд ишеген ачыргамы-юкмы икәнен хәл итә аласыз. Әйтик, сез диванга утырып телевизор карыйсыз, шул вакытта домофон шалтырый. Мобиль кушымта аша кем домофонга шалтыратканын күрәсез. Шуннан гына ачырга да була. 
Икенче ситуацияне дә карыйк. Әйтик, бала мәктәптән кайта, ә домофон ача торган ачкычы йә югалган, йә ул аны каядыр төшереп калдырган. Өйдә кеше юк, әнисе бу вакытта эштә. Ләкин ул мобиль кушымта ярдәмендә подъезд ишеген балага ачып бирә ала.  

Айдар Гайнанов хәбәр иткәнчә, югары тизлекле интернетны Яңа Чыршылы, Зәй-Каратай, Вәли хуторы һәм Керкәле авылларына керткәннәр. 2026 елга Сугышлы, Зеленая Роща, Ивановка, Иске Писмән авылларын югары тизлекле интернетка тоташтыру буенча план төзелгән. 

Быел җәй аенда районыбызның Юлтимер авылында мобиль элемтә станциясе эшли башлады. Кәрәзле телефоннан авылның төрле почмагыннан теләсә кайсы ноктага шалтырата ала. Ә мондый мөһим һәм кирәкле уңайлылык «Мәгълүматлар экономикасы һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектының цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде. 

Узган елда 100дән алып 500гә кадәр халкы булган кечкенә авылларны югары тизлекле мобиль интернет челтәренә тоташтыру өчен тавыш бирү узды. Лениногорск районының Юлтимер авылы актив тавыш бирүдә катнашканлыктан, әлеге авылга мобиль элемтә “килде” һәм интернет өчен вышка урнаштырдылар.

Россия цифрлар министрлыгы кече торак пунктларны мобиль Интернетка тоташтыру өчен ел саен тавыш бирүне башлап җибәрә. Быел да әлеге тавыш бирү башланды. Кече торак пунктлар исемлегендә Глазово, Үрнәк, Сугышлы, Спиридоновка, Яңа Чыршылы, Мичурин, Урдалы, аккүл, Карагай, Яңа Сережкино, Яңа Иштирәк, Иске Иштирәк, Федотовка, Кирлегәч, Мөэмин-Каратай авыллары да бар. 

Шушы елның 9 ноябренә кадәр 18 яшьтән зуррак булган һәр Лениногорск кешесе тавыш бирә ала. Россия дәүләт хезмәтләре порталында тавыш биреп була. Шулай ук РФ цифрлар министрлыгына хат язып (123112, г. Москва, Пресненская наб., д.10, стр.2). Хатка берничә кеше кул куйса, һәркайсының да тавышы исәпкә алына. Хатта адрес, исем-фамилияләрне күрсәтергә кирәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев