Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өстәмә ял алу хокукына ия булачак

«Ветераннар турында»гы Федераль законның 16 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә

РФ Дәүләт Думасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә ял алу хокукы бирә торган законны хуплады. Федерация советы шулай ук бу документны үзенең пленар утырышында хуплап тавыш бирде, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ветераннар турында»гы Федераль законның 16 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәрбиләрнең аерым категорияләре ел саен 35 көнгә кадәр өстәмә түләнми торган отпуск ала алачак.

«Хокукны Әфганстан ветераннары, Сириядәге операцияләрдә катнашучылар һәм махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрбиләр алачак», – дип шәрехләде бу яңалыкны ТР Дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Илһам Мидхәтов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев