Хатын-кызлар, ир-егетләргә сәгать бүләк итәргә ярый
Сораштыруларга караганда, бүләкләр арасында киң таралган әйбер – стена яки кул сәгате. Тик кайберәүләр сәгать бүләк итәргә ярамый дигән юрауларга ышанып, мондый бүләк бирүдән тукталып кала.
Кешегә сәгать бүләк итәргә ярамый, диләр, имеш. Динебездә моңа аңлатма бармы?
Сорауга «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ җавап бирә:
– Бу – имеш-мимеш. Динебездә ырым-шырымнарга урын юк. Төрле юк-барларга ышанмыйк. Сәгать бүләк итү ярый. Гомеребез сәгать бүләк итүгә генә кайтып кала икән, фикерләвебез дөрес түгел, димәк.
фото: нейрочелтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев