Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт хакына бәйле тагын бер яңалык көтелә

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен тагын 10%ка арттыру бурычын йөкләгән. Бу җәһәттән тиешле карар Кремль сайтына урнаштырылган.

“Россия Федерациясе Хөкүмәтенә: 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга”, – диелгән карарда. Министрлар Кабинетына бу җәһәттән башкарылып килүче әзерлек эшләре турында 2023 елның 1 июленә кадәр һәм 15 декабрьгә кадәр хисап тапшырырга кирәк булачак.

Бурычны үтәүгә җаваплылык Премьер-министр Михаил Мишустинга йөкләнгән.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев