Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуш киләсең, изге Рамазан!

23 март – уразаның беренче көне. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”.

Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”, —диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе — көндез ураза тотканнан соң ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. “Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде”, — дип, ризыкны “бисмилла” әйтеп кабуыбыз, бу — бик зур сөенеч. “Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, — бу кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез”.

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: “Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, — диелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис-шәрифендә.

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: "Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка". Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә".

15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан әхирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яисә берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: "Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: "Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.

"Бавлы-информ" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев