Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырчы Хәния Фәрхинең әнисе вафат

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе вафат.

Бу хакта «Интертат» хәбәр итә. 

Фәния апага 96 яшь туласы булган. 

«Әбиебез бик матур гомер һәм күркәм картлык кичерде. Әле менә җәен генә урын өстенә калды. Сөйләшә алса да, соңгы вакытта иң якын кешеләрен генә таныды, ялгышкалады. Фирүзә апабыз бик карады инде әбиебезне. Бик күп югалтулар кичерсә дә, әби озын гомерле булды. Аллаһы Тәгалә аңа гомерне мулдан бирде. Алты баласының дүртесен җирләгән ана бит ул...» – дигән Хәния Фәрхинең энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова.

 Миләүшә сүзләренчә, Фәния апаны туган авылы Тәтешле районы Салаюа авылына җирләячәкләр.

 

 https://intertat.tatar

Фото: Фирүзә Ибәтуллинаның ВКонтакте сәхифәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев