Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай авылы: яңа мәйданчык барлыкка киләчәк, су линияләре яңартуны сорый

Зәй-Каратай авылында су линияләре тулысынча реконструкцияләүне сорый, моннан тыш авыл урамнары буенча проблемалы урыннар да бар.

Болар һәм башка мәсьәләләр хакында Зәй-Каратай авылында узган җыенда сөйләштеләр.

Авыл җирлегендә проблемаларсыз яшәп тә булмыйдыр. Бер җирдән ясасаң, икенче җирдән җимерелә, ватыла. Җайлап кына барысын да хәл итәргә тырышалар. 

Проблемалар Зәй-Каратайны да урап узмый. Әйтик, ерактан матур итеп күренеп торган авыл клубының зал өлеше караңгы. Никадәр зур залга нибары 4 лампочка яна. Килеп кергәч, махсус утны сүндергәннәрме әллә дип торам, баксаң, ут лампалары эшләми икән.

Авыл башлыгы Миләүшә Идиятова әйтүенчә, тиешле хезмәтләргә әйтелгән, смета төзелгән, финаслау юк. Авыл башлыгы үзе аптырашта. Ул  инде бу сорауны авыл җыенында катнашучы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизовага юллады, аңардан ярдәм сорады. 

Авыл җирлегендә су линияләренә тулысынча реконструкция ясарга кирәк. Узган ел авылда 24 өзеклек килеп чыккан. Аларны ясауга 759 мең сум акча тотылган. 2024 елда “Татнефть” гранты хисабына яңа автоном насос станциясе ясалган булган, тик бу гына проблеманы хәл итмәгән шул. “Быел булган финанс чараларын шуңа юнәлтәчәкбез”, - ди авыл башлыгы. 

Соңгы елларда авыл урамнарына вак таш җәелә, монысы уңай күренеш. Тик урамның башыннан ахырына кадәр вак таш җәяргә финанс мөмкинлеге булсын иде, дип хыяллана Миләүшә Идиятова. Зәй-Каратайның халык телендә йөртелүче Әлмәт очы урамында юл бик начар хәлдә икән, йөреп тә булмаслык. Бу мәсьәлә хакында район җитәкчелеге белә, авыл советыннан хат язылган. Уңай чишелеш булыр дип ышаналар. Шулай ук Үзбәк белән Зәй-Каратай арасы да үз чиратын көтә. 

Билгеле булганча, Зәй-Каратай авылында гидротехник корылма бар. Ныклы материалдан эшләнгән булса да, анда да ярык барлыкка килгән. Димәк, корылмага да ремонт кирәк булачак.

Узган елда авылда яңа зират урыны рәсмиләштерелгән. Баганалар утыртылган. Халык тарафыннан коймага дип акча җыелган. Тимер профильләр, торбалар да алганнар. Алга таба эшне дәвам итү өчен район җитәкчелегеннән өстәмә финанс ярдәме сорыйлар. 

Авыл халкы махсус хәрби операциягә ярдәм итүен дәвам итә. Зәй-Каратай авылында волонтерлар филиалы эшләп килә. Филиал оешканнан бирле 78 маскировка челтәре үрелгән, 110 посылка җибәрелгән, 13 меңнән артык үлән тутырылган чәй пакетлары ясалган һәм, әлбәттә, күп күләмдә акчалата ярдәм дә күрсәтелгән. “Клубта СВога ярдәм итү өчен 12-14 кеше эшләсә, өйдән дә ярдәм итүчеләр бар. Алар мендәрләр ясый, простынялар, мендәр тышлары тегә”, - ди авыл башлыгы. 

Халык үзара салым буенча Зәй-Каратайда актив икән. Эшләнгән эшләрне күреп сөенә халык, аңлы рәвештә үзара салымны түли. Биредә соңгы елларда 1 кешедән үзара салымның күләме 500 сум тәшкил иткән. Ә 2026 елга 1 мең сум итеп җыярга булганнар. Март аена кадәр акчаларны җыеп бетерү бурычы тора.

Авыл башлыгы 2023, 2024, 2025 елларда җыелган үзара салым күләмен слайдларда тәкъдим итте. Узган елда халыктан барлыгы 235 мең сум җыелган, республикадан кайткан өлеше белән барлыгы 1 миллион сумнан артык  тәшкил иткән. Бу акчага су линияләрен ремонтлаганнар, яшеллләндерүгә тотылган, Якуп, Пионер, Молодежная урамында юлларга таш җәюгә, Зәй-Каратай һәм Үзбәк авылларында кар чистартуга тотыла.

Ике авылга 705 кеше яши. Аерым карасак: Зәй-Каратайда – 681, Үзбәктә – 24. Узган ел бер бала туган. Авылда – 5 тыл хезмәтчәне, 2 – сугыш ветеранының тол хатыны яши. Балалар бакчасына 6 бала йөри, узган ел бакчадан 2 бала укырга кергән, быел исә бакчадан бер бала мәктәпкә китәчәк. Хәзерге вакытта мәктәптә 8 укучы белем ала. Ике социаль хезмәткәр 7 кешегә хезмәт күрсәтә. 

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 23 гыйнвар санында булачак.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев