Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай авылында физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә игътибар күрсәтелде

Халыкара инвалидлар декадасы бара.


Кызганыч, безнең әйләнә-тирәдә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр күп. Инвалидлар декадасы уңаеннан, Зәй-Каратай авылында китапханә, җирле үзидарә, мәдәният йорты, социаль хезмәткәр һәм мәктәп укучылары белән берлектә, алар янында булдылар. Бу хакта Зәй-Каратай китапханәсе үзенең социаль челтәрендә яза.

Физик мөмкинлеге чиклеләргә продуктлар салынган пакетлар тапшырдылар, шулай ук китаплар һәм журналларның яңа саннарын алып килделәр. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова җылы сүзләр әйтте. Мәктәп укучылары сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде.  

“Безнең авылда физик мөмкинлеге чиклеләр моңаеп утырмый, актив тормыш позициясе алып бара. Әйтик, Рафис Сәгъдиев – минем балачак дустым. Тик кызганыч, 40 яшендә инвалид булды. Ул шулкадәр тырыш: бакчачылык белән шөгыльләнә, маллар асрый, өен чиста һәм тәртиптә тота”, - ди Гүзәлия Фәхретдинова.

 

 фотолар: https://vk.com/id383785169?w=wall383785169_1055%2Fall

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев