Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайда Чик буе сакчылары көне уңаеннан митинг узды (+ фотолар)

Быел Россиянең чик буе гаскәрләре төзелүгә 105 ел тулды.

Зәй-Каратайда Чик буе сакчылары көне уңаеннан митинг узды. Чик буе сакчылары авылдагы чик буе сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл янына җыелды. Биредә котлаулар, концерт номерлары булды, дип хәбәр итәләр Зәй-Каратайдан. 

 Минеразый  Әхмәтов чик буе сакчыларын котлады. Арада исән булмаган иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар куелды.

Чик буе сакчыларын Фәридә Әхмәтшина котлады. Аның ире шушы авылныкы иде, Надир Әхмәтшин да чик буе сакчысы булып хезмәт иткән. "Бу көн безнең гаиләдә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе иде", - ди Фәридә Әхмәтшина.

Илдус Камалов концерт өлешен алып барган, Әкрәм Гатин җырлар бүләк иткән. 

Шулай ук Чик буе сакчылары үзләре җыелышып алган өч бүләкне иптәшләренә, чик буенда хезмәт иткән хәрбиләргә тапшырдылар.

Чик буе гаскәрләре бүген дә Россия дәүләтчелеген ышанычлы яклау, Ватаныбызның иминлеге һәм аның чикләренең бөтенлеге гарантиясе булып калуын дәвам итә.

фотолар: Зәй-Каратай мәдәният йортыннан.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев