Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайда махсус хәрби операциядә һәлак булган Раил Насибуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды

Авылда митинг һәм мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Зәй-Каратай авылы мәктәбенең диварына  МХО зонасында батырларча һәлак булган Раил Әнис улы Насибуллин хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырдылар. Ул шушы мәктәптә белем алган.

Чарада Раилнең әнисе Сәрия апа, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, авыл башлыгы, укытучылар, укучылар, хәрбинең туганнары, дуслары катнашты.

Раил 2022 елда мобилизацияләнеп, МХОга китә. Әнисе – Сәрия апага, абыйсы Радик белән җае чыкканда элемтәгә кергән, әнисенә кайгырмаска, җиңеп кайтырбыз, дия торган булган. Раил  хәрби хезмәттә булганда, өч тапкыр яралана, реабилитация уза. Ватан исеменнән  бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән Зәй-Каратай егете Насибуллин Раил Әнис улы хәрби операциядә 2024 елның 9 маенда һәлак була.

Берничә айдан соң гына, хәбәрсез югалган Раилне туганнары эзләп, җәсәден туган авылына алып кайтуга ирешәләр. 2024 елның 17 июлендә җирлиләр, хөрмәтләп соңгы юлга озаталар.

Хәрбинең данлы исемен күңелләрдә яңарту максатыннан оештырылган митинг Зәй-Каратай мәктәбе ишегалдында узды, анда мәктәп директоры Ләйсә Әхмәтова чыгыш ясады.

“Гомер кыска, хәтер мәңгелек. Җир йөзенә туган һәркем үзеннән соң иң якыннары өчен генә булса да ниндидер хатирә калдыра. Безнең Раил дә шундый булды”, - ди Ләйсә Шәһит кызы.

Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова мәктәп диварына мемориаль такта урнаштыру – киләчәк буынга геройлар турында хатирә булып торыр, ди.  

“Кеше күңелендә батырлык, ә батырлыкның чиге юк. Безнең Раил дә мобилизация игълан ителү белән,  тиз арада, 4-5 сәгатьтә җыенып, МХОда батырларча хезмәт итеп, ватанпарвәрлек үрнәге күрсәтеп, тормышны яраткан егет икәнен раслады. Ул безнең күңелләрдә шаян күңелле , елмаеп тора торган авылдашыбыз булып сакланыр”, - диде Миләүшә Идиятова.

Ул шулай ук Раилнең әнисе – Сәрия апага да мөрәҗәгать итеп, “Рәхмәт, Сәрия апа, шундый ул үстерүегезгә.  Югалту авыр, әмма сезнен күңелегез  шат булсын. Чөнки авыл, аның халкы, туганнары, дуслары, якыннары Раилне герой буларак, аның исемен шулай мәңгеләштерәләр. Рәхмәт аларга”, - диде.

Зәй-Каратайның хәрби операциядәге җиде ир-егете исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Мәктәп диварларында Зәй-Каратайның МХОда батырларча һәлак булган  ир-егетләре: Руслан Маковский, Илфат Шәрәфетдинов истәлегенә урнаштырылган мемориаль такталар бар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев