Законнан качып йөрүче лениногорскилы чит өлкәдә табылган
Шәһәр суды Лениногорскида яшәүче 37 яшьлек кешегә карата шартлы хөкем карарын гамәлдән чыгару һәм иреген чикләү турындагы тәкъдимне карады.
Суд материалларыннан ачыкланганча, хокук саклау органына җинаять-башкарма инспекциясе вәкиле мөрәҗәгать иткән.
Аның мөрәҗәгатендә беркадәр вакыт элек шартлы хөкемгә тартылган җирле кешенең суд тарафыннан йөкләнгән бурычларны үтәмәве белдерелгән. Ир-ат 2024 елның июлендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 314.1 маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Хөкем ителүче шартлы срок алуга бәйле рәвештә җинаять-башкарма инспекциясе алдында хисап тотарга тиеш булган, әмма ир-ат таләпләрне тупас бозган.
РФ Җинаять кодексы нигезендә билгеләнгән административ күзәтүдән качып, суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне берничә тапкыр бозган.
Билгеләнгән чикләүләрне системалы рәвештә бозган ир-атка карата чыгарылган суд карарында «РФ Җинаять Кодексы 74 маддәсенең 3 өлеше нигезендә, әгәр шартлы рәвештә хөкем ителгән кеше сынау срогы дәвамында системалы рәвештә җәмәгать тәртибен бозса, шуның өчен административ җаваплылыкка тартылса, системалы рәвештә аңа йөкләнгән бурычларны үтәмәсә, контрольдән качса, суд шартлы хөкем карарын гамәлдән чыгару һәм суд карары белән билгеләнгән җәзаны үтәү турында карар кабул итте”, диелә.
Шартлы хөкем телгән лениногорскилы элеккеге эш урыныннан китеп, яшәү урыныннан качу сәбәпле, быелның 23 июнендә федераль эзләүгә игълан ителгән. Хөкем ителүче 5 нче август көнне Амур өлкәсендә юл-патруль хезмәте инспекторының игътибарына тап булган һәм шунда ук тоткарланып, сак астына алынган. Суд тикшерүенә кадәр тоткарланучы вакытлыча тоту изоляторында булган.
Ә суд карары чыгарылгач ул сак астында алты айга катгый режимлы колониягә китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев