Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Роща авылында зур тал янындагы уен мәйданчыгын балалар ошаткан

Зеленая Роща авылының Куйбышев урамындагы балалар мәйданчыгын бик матур ясалган.

 

Бу хакта авыл китапханәсе социаль челтәрдә хәбәр итә. Әлеге уен мәйданчыгында качельләр, карусельләр, комлык һәм таучык та бар. Ә уен мәйданчыгына тагын да ямь биреп торучы ул - зур һәм киң итеп үскән тал агачы. Әлеге агач тирәли эскәмия дә ясап куелган. Кояштан ышыкланып, саф һава сулап, ял итәр өчен менә дигән урын булдырганнар авылда.

Шушы уен мәйданчыгына мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары: Наилә Талгатовна, Наилә Җәмиловна, Фәния Шамиловна белән берлектә, экскурсиягә килгәннәр. Кечкенә генә пикник та оештырганнар. Аннары уеннар уйнап алганнар. Шулай ук малайлар футбол типкән, кызлар качельләрдә булган.  "Безнең авылда шундый яхшы урын бар икән. Моны ясаучыларга рәхмәт", - ди балалар да, укытучылар да.

 

фотолар: https://vk.com/id632990007?w=wall632990007_1438%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев