Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Роща китапханәсендә китап бәйрәме уздырдылар

Яңа ел бәйрәме алдыннан язучы Эдуард Успенскийның тууына 85 ел тулу уңаеннае кызыклы чара үткәрделәр.

 

Бу хакта Зеленая Роща китапханәсеннән Әлфия Хафизова хәбәр итә.

Китапханәдәге чарага  мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары килгән. Язучы Успенсикийның әсәрләрен балалар һәм олылар да ярата. Аның әсәрләрендәге геройлар белән һәркем балачактан ук таныша.

Балаларны язучының биографиясе белән таныштырып, викторина оештырганнар. Шулай ук конкурслар да үткән.

Балаларны алда тагын да күңеллесе - әкият персонажлары белән танышу булды.

Почтальон Печкин ролендә китапханәче Оксана Мөхәмәтҗанова, Шапокляк ролендә - авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлсирә Вафина костюмнар киеп, бәйрәмгә килде. Аларның килүе бәйрәмгә ямь өстәде, балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Венера Әгъдәмовна гармун көйләре яңгыратты.

Соңыннан барыысы да бергә «Крокодил Гена и его друзья» мультфильмыннан җырны башкардылар.

Катнашучылар татлы бүләкләр алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев