Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Роща авылы китапханәсендә үткәннәргә “кайтып килергә” мөмкин

Яңа елга открыткалар җибәргәнне хәтерлисезме?

Зеленая Роща авылы китапханәсе яңа ел темасына ретро- открыткалар белән күргәзмә ясаган.

“Ретро-открыткаларда чыршы, нарат күркәсе, урман персонажлары, ап-ак озын сакаллы Кыш бабай сурәтләнгән, болар яңа ел открыткаларының аерылгысыз атрибутикасы. Элек, совет чорында һәр гаиләне шушы открыткаларны күпләп сатып ала, төрле шәһәрләргә, туганнарына, дусларына җибәрәләр иде. Китапханәбездә шундый ретро-күргәзмә ясап, безнең китап укучыларыбыз да үзләренең истәлекләре һәм открыткалары белән бүлешсеннәр иде, дигән максат белән эшләдек моны. Хәзер дә кешеләрдә бер-ике булса да, мондый открыткалар саклана торгандыр әле”, - дип сөйли китапханәче Әлфия Хафизова.

Димәк, Зеленая Роща авылының китап укучылары, китапханәгә килеп, үткәннәр белән  “очраша” аласыз. Открыткаларны да алып килергә була.

 

фото: Әлфия Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев