Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Безнең Иринаның күңеле игелектә

Авылыбызда шифалы кулы, ачык йөзе белән дәва бирүче әле дә ярый Иринабыз бар дип яшибез.


Ул Иске Куак авылында, Степан абый белән Анна апа гаиләсендә өч малайдан соң, көтеп алынган кыз булып, 1973 елның 22 июнендә дөньяга килә. Тырыш гаиләдә барлык эшкә яшьтән үк өйрәнеп үсә. Әлбәттә, кыз кеше әнисенә дә булыша, абыйларына да ярдәмче була. Мәктәптән соң медицина һөнәрен сайлый, укырга керә. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылында башлый.

Чибәр шәфкать туташын күрше авыл егете – Александр тормыш яры итеп сайлый һәм аңа кияүгә чыгып, Федотовкага килен булып төшә.  

Шуннан ул федотовкалыларның шәфкатьле ак халатлы шәфкать туташы булып эшләвен дәвам итә. Мин үзем  олы яшьтә, Иринага бик еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыртсаң да, тиз арада килеп җитә. Машинада да үзе йөри ул.

Тәмле теле, шифалы кулы белән безне тиз терелтә, озак чирләп ятарга бирми. Кирәкле киңәшләрен дә әйтә.
Барлык кешенең дә шәһәргә барып йөрергә җае юк бит. Иринага кирәкле даруларны әйтсәң, алып кайтып та тапшыра. Авылыбызда аны барысы да хөрмәт итә, ихтирамга лаек.

Эштә дә, өйдә дә уңган ханым ул. Ире Александр Григорьев белән зур йортта яшәп, маллар, кош-кортлар асрыйлар, умарталар тоталар. Авылда яшәгән кеше белә: үз йортын белән яшәгәндә, эш җитәрлек. Ирина белән Александр ике ул тәрбияләп үстерделәр. Олысы – Андрей әнисе юлын сайлап, Ульяновскида медицина өлкәсендә укуын дәвам итә. Кечкенәсе – Антон, Курганда хәрбиләр әзерли торган югары уку йортында укый.

Ирина белән Александрның шатлыгы булып онык – Елизавета үсеп килә. Әби-бабасы янына гел сагынып кайтырга, аларны сөендерергә язсын. Иринабыз озак еллар безнең авыл халкының сәламәтлеген кайгырту буенча эшләсен, дип чын күңелдән телибез.

Анна Мөхәрәмова, Федотовка

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X