Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Федотовка авылы Питрау бәйрәменә әзерләнә

Районыбызда бердәнбер керәшен авылы бәйрәм уздыра.

Федотовка авылы мәдәният йортында әйтүләренчә, бик зурлап уздырмасалар да, шушындый матур чараны билгеләп үтмичә калмаячаклар. 

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) – керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә. Федотовка авылы “Аланлык” ансамбле белән авылда шушы бәйрәмне билгеләп үтәчәкләр.

 18 июльдә исә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәме оештырыла. Әлеге чарада Федотовка авылының “Аланлык” ансамбле катнашырга дип уйлап тора. 2024 елда алар Питрау республика бәйрәмендә катнашып, Диплом белән бүләкләнеп кайтканнар иде.

 

фото: архивтан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев