Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Федотовка авылында олыларны хөрмәтләделәр (+ фотолар)

Федотовка авылында олыларны хөрмәтләп, тәбрикләүләр узды, дип авылдан хәбәр иттеләр.


Югары очта шушы авылда яшәүче Елизавета Степановна Леонтьева урамда чәй өстәле оештырган, самавырда тәмле чәй кайнаткан. Ул урамда күпчелек 70 яшьтән узган өлкәннәр яши икән

Авыл мәдәният йорты директоры Людмила Афанасьева балалар белән берлектә котлау чыгышлары әзерләгән. “Тамчылар” ансамбленә йөрүче кызлар-малайлар артистлардан бер дә ким түгел, бар осталыкларын эшкә җигеп, матур чыгыш тәкъдим иткәннәр, хәтта керәшен халкының милли костюмнарын да киеп килүче кызлар бар иде.

Авыл башлыгы Валентина Павлова “Ленин” хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга хуҗалык әзерләгән азык-төлек пакетлары тапшырды. Шулай ук пенсиягә чыгу буенча предприятие- оешмасы булмаган өлкән яшьтәгеләрне дә игътибарсыз калдырмаган, Валентина Павлова үзе бүләкләр әзерләгән.

Укучылар Яңа урамда да чыгыш ясаганнар. Ә башка өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә барып, бүләкләр өләшеп, хәлләрен белешеп йөргәннәр.  Өлкәннәр өчен игътибар, җылы сүз да мөһим икәнен онытмыйча, бердәм булып яшиләр Федотовкада.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев