Федотовка авылының “Аланлык” ансамбле фестивальдә катнашып кайтты
«Жива народ - пока жива его культура» дип исемләнгән керәшен мәдәнияте фестивале иде ул.
Әлеге фестиваль Самара өлкәсе Келәүле районы Назаровка авылында узды.
Фестивальдә Әлмәт, Лениногорск районнарыннан фольклор ансамбльләре катнашты.
Лениногорскидан Федотовка авылының “Аланлык” ансамбле үзенең җырларын башкарды, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр.
Соңыннан безнең ансамбльгә керәшен мәдәнияте фестивалендә актив катнашулары өчен Келәүле районының Рәхмәт хаты тапшырылды.
фотолар: Федотовка мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев