Яңа Иштирәк авылы балалары өчен әхлакый чара үткәрделәр (+фотолар)
Дини-рухи шатлык бүләк итүче чара.
Яңа Иштирәк авылында балалар өчен төрле чаралар узып тора. Күптән түгел аларны авыл мәчетенә экскурсиягә алып бардылар.
Егермегә якын бала: арада кызлар да, малайлар да, төрле яшьтәгеләр бар, тиешле киемнәр киеп, мәчеткә юл тоттылар. Алдан аларга хәбәр иткән булганнар, дөрес итеп киенеп: малайларга — түбәтәй, кызларга — ябык кием һәм яулык.
Аларны мәчеттә якты йөз белән каршы алдылар. Яңа Иштирәк мәчетендә ремонт булган, шунлыктан балаларны мәчет бүлмәләре белән таныштырганнар башта.
Авыл мәчетендә ир балалар азан әйтү буенча үзләрен сынап караганнар. Кыз балалар исә мөслимә апалар янында намаз үрнәкләре буенча танышкан.
Аннары балаларга мәгънәви яктан эчтәлекле вәгазь, үгет-нәсыйхәтләр сөйләгәннәр.
Авыл мөслимәләре балалар өчен тәм-том куелган табын әзерләгәннәр, пешеренгәннәр. Аннары балаларны тәмле чәйләр белән сыйлаганнар.
Соңыннан исә һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
“Балалар өчен бүләкләр алырга, сыйланырга матди ярдәм күрсәткән мәчетебезгә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Шулай ук үз хезмәтләрен кызганмаган апаларга зур рәхмәт”, - ди мәдәният йортыннан Фәридә Зәкиева.
Игелекле иганәчеләргә, барлык ярдәм итүчеләргә Аллаһ Раббыбыз иминлек, гаилә баюлыгы һәм озын гомер бирсен.
фотолар: Фәридә Зәкиева.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев