Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Иштирәк авылы мәдәният йортында укытучылар бәйрәмен билгеләп үттеләр (+фотолар)

Халыкара укытучылар көне алдыннан Яңа Иштирәк мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Авыл мәдәният йортының фойесы бик матур итеп бизәлгән иде, килүчеләрне үзенә тартып, ямь биреп тора. Монда төсле шарлар да, утлар да – барысы да бәйрәмчә итеп куелган.

Бәйрәмгә Яңа Иштирәк авылы укытучылары , тәрбиячеләре чакырылды. Күптән түгел булып узган тәрбичеләр көнен һәм укытучылар бәйрәмен берләштерделәр.

Чарада Яңа Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлия Рәфгать кызы педагогларны бәйрәм белән котлады. Аграр предприятие -  “Август” компаниясе әзерләгән пакетларны тапшырды. Биредә авыл хуҗалыгы җирләрен “Август-Лениногорск” агрофирмасы эшкәртә.  Ел саен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан укытучылар әлеге аграр компаниядән бүләкләр алалар.

Бәйрәм чарасына барлык педагоглар да килде, алар  өчен төрле конкурслар әзерләнгән иде, аларда  катнаштылар, флешмобта биеделәр дә. Кыскасы, укытучылар бер ситуациядә дә югалып калмауларын күрсәттеләр. Сәгать ярымлык чара бер тында узды да китте.

Бәйрәм җырлар белән үрелеп барды.

Клуб директоры Талия Рафаэлевнага, сәнгать җитәкчесе Фәридә Исмәгыйловнага, китапханәче Миләүшә Сәгыйть кызына бик зур рәхмәтләр әйтеп киттеләр, бәйрәм чарасын ошаттык, моны традиция итеп кертергә кирәк, диделәр.

Соңыннан чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар. 
 

фотолар: Ф.Зәкиевадан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев