Яңа Иштирәк авылы халкы СВО зонасына ярдәм кирәклеген аңлап, булдыра алганча булыша
Авыл халкы бердәм булып игелекле эшкә кушылды.
Яңа Иштирәк авылы халкы, волонтерлар мәдәният йортында СВО өчен ярдәм итә. Алар госпитальләр өчен махсус мендәрләр ясыйлар.
Шулай ук пакетларга үлән чәйләре тутыралар.
Гуманитар ярдәм җыю да дәвам итә.
Әйберләр җыелгач, Лениногорскидагы “Слюбовью и молитвами” волонтер төркемгә илтеп тапшыралар.
«Эш дәвам итә. Кемнәрдә киптергән үләннәр бар, алып килүегезне көтеп калабыз”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты.
Яңа Иштирәк халкының шәфкатьле куллары аша ясалган мендәрләр, үлән чәйләре һәм башка кирәк-яраклар солдатларга барып җитеп, аларга көч-куәт бирер, җиңү көнен якынайтыр.
фотолар: https://vk.com/f.zakieva
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев