Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Иштирәктә яшәүче Ильяс Газизовның «великан» куяннары да бар

«Эшнең нәтиҗәсе кайсы кул белән язуда түгел» - Яңа Иштирәктә яшәүче, куяннар үрчетүче Ильяс Газизов күп еллык хезмәт дәверендә шундый нәтиҗә ясаган.

Үзе үрчеткән куяннары турында Ильяс Газизов бик мавыктыргыч итеп сөйли. Бу эш белән кайчан шөгыльләнә башлавын, зур гәүдәле токымлы куяннарның кайдан килеп чыгуы, хәта куяннарга читлек ясау тарихын да кызыклы итеп тасвирлый.

Районыбызның Яңа Иштирәк авылына таулы-урманлы матур табигате генә түгел, уңган-булдыклы, эштән тәм табып яши белүче кешеләре дә ямь өстенә-ямь биреп тора. Ильяс Гайсә улы Газизов аларның берсе, үз авылдашларына гына түгел, район авылларының күбесенә таныш, билгеле кеше. Чөнки ул озак еллар дәвамында “Вода района” җәмгыяте җитәкчесе булган. Районның 12 авылын тормыш-көнкүреш һәм промышленность кирәк-яраклары өчен су белән тәэмин итүче бу хезмәт оешмасы һәм аның җитәкчесен авыл халкы хәтерләми булмый, билгеле.

Шушы эшендә Ильяс Гайсә улы 2013 нче елда эшли башлаган һәм 11 ел дәвамында җитәкче булган. Ул үзе үрчеткән куяннары турында гына түгел, бүгенгесе көндә инде лаеклы ялдагы кеше булса да, шушы еллардагы хезмәте, нинди каршылыклар булуы, ниләр шатландыруы турында да чын күңеленнән сөйли. 

 “Безнең район авылларында чишмәләр бик күп, әмма аларның түбәнлектә, ә йортларның калкулыграк урында урнашуы, су белән тәэмин итүне яхшы итеп оештырырга бирми иде. Үзем җитәкчелек итүнең соңгы елларында без нефтьчеләр ярдәме белән Урмышлы, Мичурин, тагын берничә авылда 50 кубометрлы су саклагыч резервуарлар куйдыра алдык. Су линияләрен дә яңача полиэтилен торбаларга алыштырдык, мондый торбалар экология ягыннан да, чыдамлылык ягыннан да бик күпкә отышлы”,- ди сөйли Ильяс Газизов.

Ул Яңа Иштирәк авылында туып-үскән. Әтисе Гайсә авылга гына түгел, бөтен районга билгеле заготовитель булган. Әнисе Тәслимә колхоз эшендә эшләгән, йорт һәм балалары өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Ә гаиләләрендә өч бала үскән, кызлары Минзилә, уллары Фәрит һәм тагын бер уллары – язмабызның герое Ильяс. Балалар шушы авыл мәктәбендә укыган, аннан һәркайсы белем алуын башка уку йортларында дәвам иткән. 

Лениногорск районының Зелёная Роща авылында  81 нче урта һәм махсус һөнәри белем бирү училищеда Ильяс Гайсович  20 ел дәвамында яшь буынны тәрбияләп, һөнәр үзләштерергә булышкан мөгаллим һәм җитәкче. Үз эшенә бөтен күңелен биреп, аны сыйфатлы итеп башкарган кешене җитәкчеләр дә күреп алган. Район авылларын су белән тәэмин итүче “Вода района” җәмгыятен аңа ышанып тапшырганнар. 

Нинди генә җитди эшләр белән мәшгуль булса да, Ильяс Газизов бер яраткан шөгылен ташламаган, ул – куяннар үрчетү. 

“Минем мәктәптә, башлангыч сыйныфларда укыганда күгәрченнәрем бар иде. Малай-шалай үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый бит инде ул, матай-машина, тимер-томыр, эт-куян, берсе дә калмый. Иң беренче куянымны миңа Шөгердәге бер танышларыбыз биргән иде. Менә шул беренче куяннан башланып китте дә инде. Тора-бара мин аларны ничек үрчетү, ашату, нинди токым куяннар булуы белән кызыксына башладым. Үземнең дә шул, безнең якларда сирәк булган токымнарны үрчетәсем килә иде. Хәзер инде мин кайсы токым куянның – нәрсәләргә сәләтле булуын да беләм шикелле. Менә “Калифорнийский кролик”ны гына алыйк. Бу токым әни куяннар – балалары өчен җаннарын бирергә әзер торучылар. Алар балаларын шулхәтле яхшы карыйлар, кешеләргә үрнәк итеп куярлык”,- ди Ильяс. 

Бүгенгесе көндә аның хуҗалыгында 30 лап куян бар, элегрәк елларда аларның башы 45-50 гә дә җиткән чаклары булган.

Бик зур гәүдәле “соры великан” токымлы куяннары да бар. Болары –  үз дәрәҗәләрен белүче мәһәбәт гәүдәле җан ияләре. Гади куян белән чагыштырганда өч-дүр тапкырга, хәтта аннан да күпкә зурраклардыр, мөгаен.

“Куян бик тиз үрчи бит ул, ана куян  елына биштән алып ун тапкырга кадәр бала китерегә мөмкин дип язалар китапларда. Ә минем күзәтүем буенча, хәтта ешрак та була. Берьюлы 7-8 куян баласы булырга мөмкин. Балалары тугач әниләре янында аларны берәр айдан артыграк тотам, аннан аерам. Ике атналрдан тагын нәниләр туа. Куян үрчетү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бу эшкә шикләнми-куркмый тотынырга киңәш итәм. Әле үземнең дә берничә дус шул юлдан китмәкче, аларга бирергә дип торам. Үзем дә шулай бер куяннан башладым бит”,- ди Ильяс Газизов.

 

Язма тулысынча “Заман сулышы “ газетының 23 нче санында басылды. (11.06.2025)

Исламия Галимова фотолары

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев