Ял кичәсе
5 март көнне Иске Иштирәк авылы мәдәният йортында, "Февро+Март" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Ике бәйрәмне берләштереп ясалган концерт иде ул.
Ир-егетләрне, нәфис гүзәл затларны бәйрәм белән котладылар.
9 нчы сыйныф укучылары төрле ярышларда катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр.
Артист кызлар матур биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Ә хөрмәт итеп карарга килгән тамашачылар көч-дәрт биреп, алкышлар белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр, дип хәбәр итә авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Шарапова телеграм-каналында.
фотолар: авыл җирлегеннән




Нет комментариев