Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәк авылыннан язалар: кул көче белән башкарган хезмәт тиешенчә бәяләнмәде, борчылдык

Яңа елга бизәлеш.

Дуслар, әнә нинди матур фотолар җибәрделәр безнең почтага.

Иске Иштирәк авылы клуб хезмәткәрләре бөтен көчләрен биреп, тиз арада кышкы әкият иле ясап куйганнар. 

Юлдан үтеп баручылар да бу урында фотога төшәргә ярата икән. 

“Җигүле атлары гына да ни тора бит. Бәләкәй чакларда җигүле атка Кыш бабай белән Кар кызы утырып, бүләк өләшәләр иде бит, шул чаклар искә төште. Бәләкәй чакларга алып кайтты бу матурлык.

Тик кул хезмәте белән башкарган эшләр тиешенчә бәяләнмәде. Бу эшләр 1нче урынга лаек булырга тиеш иде. Без – авыл халкы районкүләм «Яңа ел бизәкләре» конкурсында  3нче урын биргән өчен борчылдык. Шулкадәр тырышканнар иде бит.  Ике беренче урын ясарга иде ”, - дип язып җибәргәннәр авылдан.

Яңа ел алдыннан кәефегезне төшереп, борчылмагыз. Башкалар күрә бит сезнең ничек тырышканны. 

З.Моратова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев