Иске Иштирәк мәктәбе укучылары әхлак дәресен мәчеттә алды
Дини тәрбияне сабый чактан ук бирү мөһим.
Менә шушы максатны күздә тотып, Иске Иштирәк мәктәбе укучылары Бәкер авылы мәчете белән танышырга барды.
Балаларны мәчет белән Ахыяр хәзрәт Якупов таныштырды. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, кыска догаларны, мәгънәләрен сөйләде.
Әхлак дәресе балалар күңелендә тирән эз калдыргандыр.
фото: мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев