Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәк Сабан туе Казан, Самара кунакларын җыйды (+фотолар)

Иске Иштирәк Сабан туе өч авылны берләштерә: Иске Иштирәк, Бәкер, Ялтау.

Иске Иштирәк Сабан туе бик тә күңелле итеп узды, дип хәбәр итә китапханәче Светлана Шакирова.

“Милли бәйрәм – Сабантуй  энҗе бөртегенә тиң. Быел бәйрәм игенчеләргә, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләргә, шулай ук аларның гаиләләренә, әниләренә, хатыннарына һәм Россиядә игълан ителгән ителгән Гаилә елына багышланды”, - ди Светлана ханым.

Бәйрәм уза торган җир дә бик матур урында урнашкан, Мөэмин Каратайга бару юлындагы тугайлыкта. Табигате матур, бар җирдә яшеллек.

Сабантуйны үткәрү – ул бердәм команда нәтиҗәсе. Иске Иштирәк авыл башлыгы Айрат Вәлиәхмәтов бәйрәм күңелле, истә калырлык өчен  зур көч куйды. шулай ук мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре бердәм булып эшләде.

Сабантуйда яшь гаиләләргә игътибар бирелде.  Насыйровлар, Сираевлар, Багмановлар, Кашаповлар, Шиһаповлар гаиләсен мәйданга чакырып, бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмне Илнур Алишев кызыклы итеп, осталык белән  алып барды. Сабантуй мәйданында җыр-биюләр башкарылды, балалар төркеме, авыл артистлары халыкка мәдәни ял оештырды, иң матур җырларны бүләк иттеләр.

Ә уеннар вакыты – иң күңеллесе. Унлап кына уен оештырылды, ди Светлана Шакирова. “Чаңгыда” да йөргәннәр, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, арбага утыртып, әйләнеп килү, көянтә белән су ташу, катыктан акча эзләү – менә кайберләре генә, уеннарда катнашып, бүләкләр алганнар.

Сабантуйда татарча көрәштә баш батыр: шушы авыл егете, институтта укучы студент егет – Нияз Шәңгәрәев калган
Бәйрәмдә тирә-күрше авыллардан гына түгел, Бәкер шифаханәсендә ял итүчеләр дә катнашкан. Кунаклар Казан, Самара шәһәрләреннән килгән.

фотолар: авыл китапханәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев