Иске Шөгер мәдәният йорты янында матурлык барлыкка килде
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Иске Шөгер мәдәният йорты янында матурлык барлыкка килде

Иске Шөгер мәдәният йорты һәм авыл җирлеге бинасы каршында бик матур урын барлыкка килде.

 

Чәчәкләр утыртып, чәчәкләр ярдәмендә "Иске Шөгер" дигән язу барлыкка китерделәр.

Бу Мәдәният йорты белән сельсовет хезмәткәрләренең тырышлыгы белән эшләнде.  Чәчәк композициясененең идеясе - Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапованыкы.

 Петуния һәм сальвия чәчәкләре тирә-якка ямь биреп утырыр. Хәзер чәчәкләрне карарга, су сибәргә, чүп утарга калды. Матурлык саклансын иде.


Нет комментариев