Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Шөгер авыл җирлегендә тыл ветераннарына бүләкләр тапшырдылар

Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтү уңаеннан, Иске Шөгер авыл җирендә яшәүче тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтелде.

Авыл җирлегендә алар бик  аз санда калып бара. Яшьләре 90нан  узуга карамастан, алар әле яшәүнең кадерен белеп, балалары тәрбиясендә гомер итәләр. 

Максутова Мәймүнә Тимербай кызы 1928елгы
Минахметов Габделбарый Могыйн улы 1929елгы
Гильманова Минбаян Зәйдулла кызы 1929елгы
Гильманов Анүрбәк Миннәхмәт улы 1931елгы
Бадрутдинова Сабира Шәфигулла кызы 1932елгы
Насырзянова Агиян Халәфетдин кызы 1932елгы
Салахова Саҗидә Рахимзян кызы 1932елгы.
Ахметзянова Мингасима Зия кызы 1932елгы

Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы  Шиһапова Лилия белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре һәм  "Август-Лениногорск" җәмгыяте вәкиле  тыл ветераннарының хәлләрен сорашып, аларның сөйләтеп, бәйрәм белән котладылар.

Татарстан Республика Рәисе Р. Н. Миңнехановның котлау открыткаларын укып, укытып, Татарстан Хөкүмәте һәм «Август-Лениногорск» җәмгыяте  күчтәнәчләрен тапшырганнар.

Тыл ветераннары бик канәгать булып калган. Агиян Хәләфетдин кызы гармунда көйләр дә сузган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев