Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Шөгер авылында беренче сыйныфка баручы балаларны шатландырдылар

Күңелле бәйрәм.

Август аеның соңгы көннәре бара, тиздән яңа уку елы башлана. Беренче сыйныфка баручы балаларга сентябрь ае аеруча да дулкынландыргыч. 

Менә берничә ел рәттән районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнүче аграр хуҗалык – «Август-Лениногорск» 1нче сыйныфка баручы балаларга мәктәп алдыннан күңелле бәйрәм оештыра. 

Бүген Иске Шөгер авылы мәдәният йорты алдында балалар тавышы белән гөж килеп торды. Уйнадылар, күңел ачтылар. Аларга аниматорлар төрле кызыклы фокуслар күрсәттеләр. Балалар шарлар ярдәмендә фигуралар ясадылар, шулай ук күз алдында морженое ясап, аны татып та карадылар, аквагримм да булды – битләрдә матур, төсле рәсемнәр барлыкка килде. 

«Август-Лениногорск» хуҗалыгы хезмәткәрләренең 7 баласына портфельләр  тапшырылды  һәм Иске Шөгер авыл җирлегенең 6 балага пакетлар таратылды.

 

фотолар: Л. Шиһаповадан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев