Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Иске Шөгер авылының уңган ханымнары авылны чисталыкта тотарга тырыша

Чисталык – үзебез өчен.

Иске Шөгер авылы мәдәният йорты, китапханә һәм авыл советы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова белән берлектә һәрдаим авыл территориясендәге үләннәрне чаба, чүпләр җыя, балалар мәйданчыгын җыештыра, шулай ук буяп та куялар. Барысын да эшлиләр.

Әле менә күптән түгел янәдән җыештырып, чабып, ялт иттереп куйганнар. Шулай ук зират тирәсеннән кипкән үләннәрне дә чистартканнар. 

Җыештыручы ханымнар башкаларга да мөрәҗәгать итеп, авыл халкы да өмәләрдә актив катнашып, территорияләрне карап торсак иде, һәр хуҗалык үз территориясе өчен җаваплы булса иде, дип мөрәҗәгать итә.

“Балалалар мәйданчыгына уйнарга килүче балалар да кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнсеннәр иде. Чүпләрне махсус куелган  чүп капчыгына салырга, авылны бергәләп чиста итеп тотуда катнашыйк”, -  ди авыл җирлеге.

 

фотолар: Иске Шөгер мәдәният йорты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев