Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Шөгер һәм Керкәле авылының беренче сыйныфка баручы балаларга күбек-шоу үткәрделәр (+ фотолар)

Күңелле, ямьле булган.

Елдагыча, авыл җирлегендә беренче сыйныфка баручы балаларны котлыйлар, аларга мәктәп өчен кирәк-яраклар бүләк итәләр. Иске Шөгер һәм Керкәле авыл җирлекләре социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, быел әлеге бәйрәм сюрпризлы да булган.

Балаларны Иске Шөгердәге  “Яшьлек” ял паркына җыйганнар. Биредә аларны Иске Шөгер һәм Керкәле авыл башлыклары: Лилия Шиһапова, Ленар Бигманов котлаган, яхшы билгеләргә генә укуларын теләгәннәр.

Беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәпкә кирәк әйберләр җыярга әлеге җирлектә авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртүче аграр предприятие – “Август-Лениногорск” ярдәм иткән. Аграр хуҗалык безнең районда эшчәнлеген башлап җибәргән елдан алып, беренче сыйныфка баручы балаларга булыша.

Иске Шөгер башлыгы Лилия Шиһапова исеменнән авылның актив яшүсмере Альберт Хөснетдиновны бүләкләде. Альберт – бар җиргә өлгер, тырыш егет.

Тантаналы өлештән соң балаларга күбек-шоу үткәрелде. Ак күбеккә батып рәхәтләнеп күңел ачты балалар. Барысы да канәгать булган.

Фотолар: Иске Шөгер һәм Керкәле авыл җирлекләре Вконтакте челтәреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев