Иске Шөгердә урам бәйрәме: очраштырды, күрештерде
Иске Шөгер авылында гөрләп урам бәйрәме үткәрделәр.
Авылларда яшәүчеләрнең борынгыдан калган матур гадәтләре, йолалары да бүгенге көннәргә кадәр яшәп килә. Шундыйларның берсе – урам бәйрәмнәре. Күптән түгел Иске Шөгер авылының Җәлил урамында, ягъни ике герой – Муса Җәлил һәм Ибраһим Мурзин урамнары кисешкән урында матур очрашу – “Урам бәйрәме” оештырдылар.
Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова әйтүенчә, бүгенге – кеше башкалар белән аралашмаган заманда, мондый чаралар уздыру бик әһәмиятле. “Элек-электән күрше-күлән белән гөрләп яшәүче урам халкы туганнарча бердәм булып, шатлыклары, авырлыкларын бергә күтәреп яшәргә тырышкан... Хәзер көтү кумыйбыз, элек бит көтү куганда очрашып, сөйләшүләр була иде. Су буенда очрашыр идек, суга коега йөрмибез. Шулай булгач, кая очрашырга кала? Әлбәттә, урам бәйрәмендә. Шуларны уйладык та, уздырырга булдык”, - ди Лилия Мокътәсимовна.
Авыл башлыгы авызыннан инициатива чыгу гына кирәк, тиз арада оешып, ничек үткәрәсен уйлашып, бәйрәмнең планы төзелә дә. Узган ел Яшьләр урамында, шул яктагы спорт мәйданчыгында узган булган. Быел Мәрьям апа Шәймөхәмәтова капка төбе гөрләп торган.
Чараны шушы урамда яшәүче авыл башлыгы Лилия Шиһапова ачкан һәм урамдашларының иң активларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Авыл халкының активлыгы өмәләрдә, җыештыру эшләрендә күренә. Әйтик, Рамил Гәрәев авылның үзәк территориясендә - мәчет, мәдәният йорты тирәсеннән үләннәрне тиз арада, кырт итеп чабып ала икән. 80 яшен тутырган Роза апаны да онытмаганнар. Галия, Энҗе апаларга да Рәхмәт хатлары тапшырылган.
Бәйрәмне урамдашы Илшат хәзрәт дәвам иткән, ул эчтәлекле вәгазь сөйләгәч, азан әйткәч, чара матур җырлар, биюләр, шигырьләр, төрле уен программалары белән гөрләгән.
Энҗе Джураева казанда тәмле пылау пешергән. Урамда табыннар корып, тәм-том белән сыйланганнар. Һәрбер килгән кунак күчтәнәчсез килмәгән, шунлыктан табын мул булган. Персонаж – “Аю” да бәйрәмгә килгән.
Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үткән, килгән барлык авыл халкы рәхмәтен җиткергән, мондый очрашулар ешрак булсын дигәннәр.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 17 июль җомга санында укый аласыз.
фотолар: авыл җирлегеннән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев