Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимер авылы мәчетендә ифтар ашы уздырдылар

Рамазан ае дәвам итә. Шушы уңайдан авылларыбыз мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уздырыла. Күптән түгел Юлтимер авылы мәчетендә узды.

Райондагы авыл мәчетләре ел саен ураза вакытында ифтар мәҗлесләре уздырырга тырыша. Юлтимер авылы мәчетендәге ифтарда олыларны да, уртача яшьтәге һәм яшь буынны да күрергә була иде. Сугышлы авыл җирлеге башлыгы (Сугышлы авыл җирлегенә Юлтимер дә керә) Альбина Зиатдинова әйтүенчә, 80ләп кеше килгән. 

Әлбәттә, алар арасында хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары да бар.

Юлтимер мәчете – авылда иман ныклыгын саклаучы урын булып тора. Авыл имамы – Шәүкәт хәзрәт үз вазифасын уңышлы гына үти, ди авыл халкы.

Ифтар мәҗлесенә өстәлләрне мулдан, зур тырышлык куеп һәм чын күңелдән әзерләгәннәр. Ризык пешерүче ханымнарның да зур өлеше кергән монда. Тагын шунысы бар: мәчетнең эчке ягы Рамазан аена махсус бизәлгән.

 Лениногорск мөхтәсибәтеннән Габдераззак хәзрәт килеп, үтемле вәгазь сөйләгән.  Мәҗлестә Коръән аятьләре укылган. Соңыннан ил-көнгә тынычлык теләп, һәркемгә сәламәтлек теләп дога кылганнар.

Ифтар ул җыелышып, очрашып, хәл-әхвәлләр белешеп, аралашып яшәү өчен дә бер чара булсын, ди авыл халкы.

Тиздән Сугышлы мәчетендә дә узачак.

 

фотолар: Альбина Зиатдиновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев