Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимер авылы үзешчәннәре спектакль белән гастрольгә чыкты

Юлтимер авылы үзешчәннәре премьера белән чыгыш ясады: Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясен күрсәттеләр.

Спектакльне башта үз авылдашлары, ягъни юлтимерлеләр күрү бәхетенә иреште. Шулхәтле яратып караганнар.

Узган атнада исә күрше авыл – Сугышлыга бардылар. Ә инде бу атнада, 20 апрельдә спектакльне Федотовка авылы халкы да күрәчәк.

Әлеге спектакльнең режиссеры – Юлтимер клубының сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Анисимова. Аның –  беренче “иҗат җимеше” бу. Спектакльдәге артистларның барысы да – юлтимерлеләр.

“Минем шушы спектакльне – “Гөргөри кияүләрен” куясым килде. Артистларга тәкъдим иткәч, каршы килмәделәр. Катнашучылар күп, артистлар табып бетерербезме икән, дигән шикле уйлар булды. Аннары юлтимер клубында сәхнә дә бәләкәйрәк бит, бик иркенәеп йөреп уйнап булмый. Ләкин безнең спектакль уңышлы гына килеп чыкты. Табылды артистлар да. Авыл башлыгы Альбина Петровнага да рәхмәт. Һәрвакыт көч-дәрт биреп торды, үзе дә катнашты. “Безнең әтиләр дә элек театр күрсәткәннәр, бу бит тормышның бер өлеше” дип, гел рухландырып торды”, - дип сөйли Гөлчәчәк Анисимова.

Ул сәнгать җитәкчесе  булып, 2 ел эшли. Авыл артистларының кайсы нинди рольгә туры килүен, алдан уйлап эш иткән.

Спектакль өчен артистлар җыелгач, репетицияләргә йөри башлаганнар. 2 ай дәвамында кичке якта, алтыларга килеп, ике-өч сәгатьләп репетицияләр үткәргәннәр. “Шушы репетицияләр вакытында гаиләләребез белән дуслашып, иң якын кешеләргә әйләндек”, - ди Гөлчәчәк ханым.

Керәшен фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле комедия тамашачыны тормышчан кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Үзешчәннәр тамашачыга пьесаның төп идеясын бик төгәл итеп җиткергәннәр. Моны  Сугышлы авылы мәдәният йортыннан Сиринә Галимова да раслый.

“Гаилә елы уңаеннан, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска, киләчәк буыннарга да тапшырырга, матур йолаларны дәвам итәргә, яшь парларга гаилә коруга зур җаваплылык белән карарга, кирәклеген ассызыклап күрсәткән тамашадан күңелләребез яктырып, дөнья тагын да матураеп киткәндәй булды. Юлтимер авылы үзешчән артистларына, спектакльне сәхнәгә куюга зур өлеш керткән Альбина Петр кызына, сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Анисимовага, музыкаль бизәлеш өлешен куючы Әхәт Багаувка, Рәшидә Зиангирова зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип хәбәр итә Сиринә Галимова.

Сугышлы авылында спектакль зур аншлаг белән үткән. Бик күп тамашачы килгән. Күрше авыллардан да тамашачылар булган. Үзешчән артистларга көчле кул чабулар бүләк иткәннәр. Артистларның уйнау осталыгы барысын да сокландырган.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында җомга, 19 апрель санында укый аласыз.

Фотолар: Сугышлы һәм Юлтимер мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев