Юлтимер авылы зиратында өмә үткәрделәр
Зиратта өмәләр үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Зиратны карау һәр кешенең изге бурычы булып тора. Әлбәттә, халык гадәттә зиратка якыннарының һәм туганнарының каберләрен җыештырырга килә, әмма бу юлы тагын да катлаулырак бурыч - зиратны һәм аның тирәсен төзекләндерү тора иде, дип хәбәр итә Юлтимер мәдәният йорты.
Юлтимер авылы халкы көче белән зур эшләр башкарылган: корыган агачлар җыештырылган, зират территориясе чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннән чистартылган.
Авылдагы ир-егетләр техника белән дә ярдәм иткән.
“Киләчәктә зиратка килүчеләр тирә-якка чүп-чар ташлап калдырмаслар, дип ышанабыз”, - дип хәбәр итә юлтимерлеләр.
фотолар: Юлтимер авылыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев