Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимердә авылдашлары Рамил Вафинның иҗат кичәсен уздырдылар

Балачакның якты, самими хатирәләрен сагынып, юксынып, олы яшькә җиткәч, кулына каләм ала ул.

Бер-бер артлы туган якка, туган авылга багышланган шигырьләр иҗат итә башлый. Сүзем – Юлтимердә туып-үскән Рамил Вафин турында.

Күптән түгел аның туган авылы иҗат кичәсе узды. Моннан берничә ел элек Юлтимер мәдәният йорты директоры Рәшидә Зиангирова иҗат кичәсен уздыру теләге белән аңа мөрәҗәгать иткән булган. Кичектерелә килеп, быел гына үткәрергә насыйп булган.

Иҗат кичәсенә Рамил Вафин яңа чыккан “Илһам килде күңелгә” дигән тәүге китабын алып кайткан. Үзе әйтүенчә, әлеге очрашуга зур дулкынлану хисләре белән кайткан.

Ул моннан 60 ел элек Юлтимер авылында туа. Хәзерге мәдәният йорты бинасы торган урында аларның йорт нигезе булган. “Инде менә күпме еллар үтте, әти-әни гүр иясе,туган нигезебез күптән корыган. Ә шулай да туган авылда якты йөз белән каршы алучы туганнар юк түгел”, - ди ул, киң күңелле туганнары булуына ишарә ясап.

Башлангыч мәктәпне үз авылында тәмамлагач, Сугышлы мәктәбендә дәвам итә. Аннан Казанга юл тота, техник училищеда кино күрсәтүче һөнәренә укый. Рамил Зөфәр улы армия сафларында Мәскәүдә хезмәт итеп кайткач, Чаллыга КамАЗ заводына эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәше белән шунда таныша. 1988 елдан башка эштә эшли башлый – Чаллыда, газ белән файдалану һәм хезмәт күрсәтү оешмасында, бүген дә шунда.

Шигырь китабында төрле темаларга язылган иҗат җимешләре кергән.  туган авылына, әтисе, әнисе истәлегенә, тормыш иптәшенә, оныкларына, туганнарына, сабакташларына – яшьлек дусларына багышланган шигырьләр урын алган. “Әле дә ярый халкыбызның бәйрәмнәре, йолалары бар. Ул  Сабантуйлары, сабакташлар очрашуы. Кайда очрашыр идек, халкыбызның шундый йолалары, бәйрәмнәре булмаса”, - ди ул.

Рамил Вафинның иҗат кичәсенә дә авылдашлары, туганнары, дуслары, классташлары (берсе хәтта Себердән кайткан), аны укыткан укытучылары: Фәния Әхмәтова, Сания Морадыймова, Люция Сәфәргалиева килгән. Кичәгә тагын да ямь өстәүче кунак ул – Татарстанның халык артисты азат Тимершәех. Баксаң, алар Рамил әфәнде белән иҗади хезмәттәшлек итәләр. Азат Тимершәех аның сүзләренә язылган җырларны башкара икән. Очрашу барышында юлтимерлеләр авыл турында әле беркайда да яңгырамаган яңа җырны ишетү мөмкинлегенә ия булды.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 3 март санында укый аласыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев