Ивановка авылы мәктәбе мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау федераль программасына кертелде
754 кеше яшәгән Ивановка авыл җирлегендә 5 торак пункт бар: Ивановка, Аккүл, Михайловка, Медведка, Марьяновка бистәсе.
Җыенда Ивановка авыл җирлеге башлыгы Алина Петровна Бодряева узган елгы эшләр турында сөйләде, 2026 елга бурычлар белән таныштырды.
Ивановка авыл җирлегендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Август-Лениногорск» эре авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, «Пчелка Майя» исеме белән Дмитриева А.В. умартачылыгы үсеш алган.
2026 елда Ивановка мәктәбе мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау федераль программасына кертелде. Барлык эшләрне яңа уку елы башлануга тәмамларга планлаштырылар.
Нина Серафимовна Макарова шәхси ярдәмче хуҗалык тота. Гаилә сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр үрчетү белән шөгыльләнә: савым сыерлары саны- 19 баш, эре мөгезле терлекләр саны- 32 баш.
2025 елда Нина Макарова, диплом һәм акчалата бүләкләү алып, «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» республика конкурсында җиңүче булды.
«Авылда эшләрнең шактый өлеше гражданнарның үзара салым акчалары хисабына алып барыла. 2025 елда Ивановка, Аккүл, Медведка авылларында чокырларга ремонт ясалды һәм юлларга вак таш түшәлде, су белән тәэмин итүгә ремонт ясалды, Ивановка авылында яңа коелар һәм янгын гидранты урнаштырылды, Аккүл авылындагы балалар мәйданчыгына яңа элементлар куелды. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Лениногорск – Михайловка төбәк юлына капиталь ремонт ясала (2025-2026 еллар проекты)», – дип сөйләде Алина Бодряева.
2025 елда Ивановка авылында 2 км участок ремонтланган. Аккүлдә шулай ук юл ремонтланган һәм күпер торгызылган.
«2025 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган өч һәйкәлгә капиталь ремонт һәм реставрация ясалды, Медведка авылында яңа обелиск төзелде, ул 2025 елның 7 маенда тантаналы рәвештә ачылды» ,-диде ул.
Алинп Петровна быелгы бурычлар белән уртаклашты: күпфатирлы йортларда су агызу системасын капиталь ремонтлауны төгәлләү, территорияне төзекләндерү эшләрен дәвам итү, Ивановка авылында су башнясын ремонтлау һәм автомат насос станциясе урнаштыру.
https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2487651.htm
фото: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев