Карагай авылында Гайнановлар үзләре үстергән чәчкәләр белән авылдашларын котладылар
Якынлашып килүче бәйрәм - 8 мартка бүләк ясадылар.
Карагай авылында яшәүче хатын-кызларны яз бәйрәме – 8 март белән авылдашлары Линар Гайнанов һәм аның хатыны Динә үстергән чәчәкләр бүләк итеп котладылар.
Әлеге авыл җирлегендә Гайнановлар гаиләсе чәчкәләр үстерү белән шөгыльләнә. Алар төрле һәм күп күләмдә үстерәләр. Гаилә хуҗасы Линар Гайнанов бер елны чәчкәләрне олы кешеләргә бүләк итү тәкъдимен керткән булган. Шуннан әлеге гамәл традициягә кереп киткән.
Менә быел да Линар мәдәният йорты директоры Екатерина Әхмәтовага авылдагы олы буын әбиләрне, апаларны котлап чыгыйк әле дип мөрәҗәгать иткән. Екатерина булышырга бик теләп риза булган. Сүз уңаеннан аңа тюльпан чәчкәләре бүләк иткән Линар. Ярдәмгә тагын ике яшь волонтер: Тимерлан (Линарның улы) һәм Наилне алганнар.
Өйләргә кереп яки урамда очратсалар, урамда яз бәйрәме белән котлап, чәчкәләр - тюльпаннар таратып чыкканнар.
“Әлбәттә, олы кешегә бер җылы сүз дә җитә дигәндәй, монда җылы сүз генә түгел, шундый матур чәчкә дә бүләк иткәч, авылдагы апалар, хатын-кызлар бик шат булды, - дип сөйли Екатерина Әхмәтова. – Чәчәкләргә күз төшү белән үзеннән-үзе кәеф күтәрелә, алар күңелгә куаныч хисе өсти, яз сулышы бүләк итә. Линар белән Динә Гайнановлар берничә елдан бирле чәчкә үстерү белән шөгыльләнә. Бик уңган, тырыш гаилә. Тюльпаннары искиткеч, шулкадәр матурлар. Кышкы теплицада тюльпаннарның төрле сортын үстереп, 8 мартка әзерлиләр. Әлбәттә, зур көч, уңганлык сорый торган эш бу”, - ди Екатерина Әхмәтова.
Гайнановлар авыл халкына чәчәкләр бүләк итеп, аларның күңеленә шатлык хисләре өстәгәннәр. Гаиләдә өч ул үсеп килә, хәзер инде олы улларын да шушы эшкә җәлеп итәләр, өйрәтәләр.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында укырсыз.
фотолар: Екатерина Әхмәтовадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев