Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Керкәле авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды

Рамазан аенда Керкәле авыл җирлегендә ифтар мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әверелде.

27 февральдә Керкәле авылының «Равил» мәчете мөхтәсибәте  ифтар ашы үткәрде. Бары тик хәләл ризыклардан әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артында якынча дүрт дистә кеше кунак булды, дип хәбәр итә авыл җирлеге.

Өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, араларында яшьрәк авылдашлар булуы да шатландыра.

Авыз ачканнан соң, бирегә килүчеләр ахшам намазына басты, аны Лениногорск шәһәре мөхтәсибәтеннән  Гомәр хәзрәт башкарды. Гомәр хәзрәт эчтәлекле вәгазь укыды, Уразаның тән һәм җан өчен файдасы турында да сөйләде, котлау сүзләре, матур теләкләр дә ирештерде.

“Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек”, – диде хәзрәт.

Аннан Коръән укылды, барча мәрхүмнәр рухына дога кылынды, ә мәҗлес тәмамлануга, авылдашлар тәравих намазына ашыкты.

Аш-су әзерләүдә, өстәлләр коруда актив катнашучыларга һәм ифтарга килүче авыл халкына авыл җирлеге рәхмәтләрен җиткерә.

Тоткан уразалар кабул кылсын.

 

фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев