Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Керкәле авылында ифтар ашы үтте

Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов социаль челтәрдә хәбәр итә.

Керкәле авылының  "Локман" мәчетендә 19 март көнне ифтар ашы узды. 

«Һәр елны ифтар ашын уздыру яхшы традициягә әйләнде. Елдагыча безнең авыл мәчетләренең вәкилләреннән тыш, ифтар ашын үткәрергә Лениногорск мәчетеннән вәкил килде.  Бу мөһим мәҗлескә махсус хәрби операциягә кагылышы булган гаиләләр дә чакырылды.
 Авылдашларны җыеп, ифтар уздыру бик саваплы гамәл.

Ифтар ашын оештыруда финанс яктан ярдәм күрсәткән һәм шундый мул табын әзерләгән һәрбер битараф булмаган авылдашларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез!

Авыз ачырга килгән һәрбер кунагыбызга, мәхәллә кешеләренә чын күңелдән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез!» – дип хәбәр итә Ленар Бигманов.

 

фотолар: https://vk.com/karkali_sp

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев