Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Керкәле авылының «Локман» мәчетендә ифтар ашы үтте

Рамазан ае тәмамлана.

Әлеге изге айда бар мөселманнар да изге гамәлләрен үтәргә ашыга, ураза тота, игелекле гамәлләр кыла, ифтар ашлары уздыра.

Керкәле авылының "Локман" мәчетендә ифтар ашы уздырылды. Ак яулыклы апа-әбиләр, түбәтәйле абый-бабайлар, кунаклар, яшьләре мәчеткә җыелды.

Әлеге чарада барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Ифтар ашын Лениногорск мөхтәсибәтенң вәкиле Гомәр хәзрәт алып барды. 

Бу мәҗлесне оештыручыларга, барлык булышучыларга, әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, дип хәбәр итә Керкәле авыл җирлеге социаль челтәрдә.


Фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев