Кирлегәч авылында күңелле итеп Пионерия көнен билгеләп үткәннәр (+фотолар)
Яшь чакларны искә төшереп.
Социаль челтәрдә «Кирлегәчем – гомер бишегем» төркеме хәбәр иткәнчә, 19 майда – Пионерия көнен алар нәкъ тә элеккеге еллардагыча билгеләп үткәннәр.
«Без мәктәптә укыган вакытта бәйрәм итә торган урында, Тарлауда, авылыбызның "Ихлас" төркеме, волонтерлары гөрләтеп бәйрәм иттеләр. Яшьлеккә, балачакка алып кайткан бәйрәмнәрне искә алуыгыз бик әйбәт инде, сау сәләмәт булыгыз. Оештыручыларга, катнашучыларга афәрин», – дип яза Әлфия Магизянова- Галимова.
Казанда ашарга пешергәннәр, самавырда чәйләр кайнатканнар, күмердә пешкән бәрәңгене тәмләп, үткәннәрне искә төшереп ашаганнар.
Әлбәттә, спорт уеннары,ярышлар да булган.
Менә шулай, үз күңелләрен үзләре күреп, ял итеп кайтканнар.
фотолар: Кирлегәч төркеменнән





Пионерия көне уңаеннан 2022 елда Әлфия апа язган шигырьне дә куеп үтәбез
Элеккеге пионерлар...
Хәзерге пенсионерлар...
Сүз бирәбез...
Картаймаска...үз юлыбыздан тайпылмаска...
Авырсак та,янтайсак та...
Тырышырбыз зарланмаска...
Яшьләрдән үрнәк алмаска,
Озак итеп телефонда утырмаска…
Кирәксә кирәкмәсә дә
Интернетта казынмаска...
Беззз ...беззз килеп безелдәми,
Шыпырт кына
Безгә язган гомер юлыннан үтәргә!!!
Бер нигә дә карамыйча җан талашып,
Корьән кушкан кагыйдәләрне үтәргә.
Пионер уставын ятлагандай бик тырышып,
Аять,сүрәләрне ятлап көн итәргә!
Пионерда булганнан соң...
Шундый рәхәт, матур чакны күргәннән соң,
Сәерерәк бу тормышка яраклашу…
Тик сүз бирәбез...
Һәрвакытта авырлыкка бирешмәскә...
картаймаска...янтаймаска...
Раббым сүзеннән чыкмаска...
Насыйп булсын гомер юлын туры үтәргә,
Абынмаска...адашмаска...ялгышмаска!!!
Әлфия Магизянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев