Кирлегәч авылында күркәм гамәл- Ифтар ашы узды
Өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә килде.
Вконтакте челтәрендә «Кирлегәчем – гомер бишегем» төркемендә Әлфия Магизянова-Галимова Кирлегәч авылында ифтар ашы узуы турында хәбәр итә.
«Мәктәп ашханәсенә авыз ачу мәҗлесенә җыелдык. Табыннар сыгылып тора, табыннарны әзерләүче мәктәп, балалар бакчасы кызлары йөгереп кенә торалар, ачык йөзләре белән күңелләргә яктылык өстәп торалар.
Спонсорларга, мәчетебез аксакалларына, продукция алып кайтып бирүчеләргә, күчтәнәч алып килүчеләргә, кыскасы кемнең өлеше кергән, һәркемгә Аллаһы тәгаләнең иксез чиксез рәхмәтләре булсын», – дип яза Әлфия апа.
Ифтар мәҗлесендә «Ихлас» мәчетеннән Габдераззак хәзрәт тә катнашкан. «Матур, үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләребез. Авыз ачтыру мәҗлесебез кабуллардан булып, ил көннәргә тынычлык, ныклы саулыклар, һәрберебезгә иман байлыгы насыйп булсын. Тоткан уразаларыбызны, укыган намаз, теләкләребезне риясыз кабул итсен», – дип тәмамлаган хәбәрен Әлфия ханым.
фотолар: Кирлегәч төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев