Куакбаш авылы егетләрен атка карата хөрмәт берләштергән
Ат елына аяк бастык.
Бу егетләрнең энергияләре ташкын сыман, көчле, алар һәрвакыт хәрәкәттә һәм теләсә нинди үрләрне яуларга әзер. Компаниянең яшь нефтьчеләре - Рияз һәм Нияз Галиуллиннарны яраткан хезмәтләре һәм ат спорты рухландыра.
Алар “Татнефть”нең кыйммәтләрен уртаклашалар – төрки уеннарны т һәм татар атлары токымын торгызуда катнашалар.
Абыйлы-энеле Куакбаш авылында туганнар. Икесе дә Лениногорск нефть техникумын «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» белгечлеге буенча тәмамлаган. Алар, бабалары, әтиләре һәм абыйлары үрнәгенә ияреп, нефтьчеләр династиясен дәвам иткәннәр һәм бүген бораулаучы ярдәмчесе булып эшлиләр.
Олысы - Рияз, «КРС-Сервис»та эшләп, республиканың көньяк-көнчыгышындагы скважиналарга хезмәт күрсәтә һәм аларны ремонтлый. Кечесе Нияз шушы ук предприятиедә һөнәре буенча беренче адымнарын гына ясый.
Алар менә ике ел инде «Аударыш» традицион ат ярышларында һәм «Күк бүре» уенында катнашалар. Тренировкалар «Алмакай» атлар утарында уза.
«Безнең эштә өстенлекләр күп. Нефтьчеләргә туган як матурлыгы ачыла. Без тәҗрибәле белгечләрдән өйрәнәбез. Эш графигы – бер атна эшләп, бер атна ял. Бу безгә буш вакытны гаиләгә, татар атларына, тренировкаларга һәм ярышларга багышларга мөмкинлек бирә", - ди Галиуллиннар.
Беренче булып Нияз «Аударыш» белән мавыккан. 2024 елның февралендә ул Тайсуган авылында узган турнирда беренче тапкыр ат ярышлары энергиясен тоя. Ярты елдан соң Россия җыелмасына керә һәм илне һәм республиканы бөтендөнья күчмә уеннарында тәкъдим итә. Шулай ук юниорлар арасында атларда көрәш буенча Татарстан чемпионы була.
Армиядән кайткач, Рияз да милли уеннар белән мавыга. Энекәше кебек үк, ул да шактый кубок җыйган. Быел Рияз «Кымыз бәйрәме – 2025» төрки телле халыкларның III төбәкара иҗат фестивалендә 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә «Аударыш» буенча призлы урын алды. Фестиваль Ютазы районының Абсәләм авылында узды.
«Борынгы татар спорт төрләре безне чыныктыра. Ярышлар вакытында без адреналинны тоябыз, атларның үз-үзләрен тотышын һәм характерын өйрәнәбез. Ярышларда нәкъ менә татар токымының катнашуы гаҗәп түгел. Бу атлар таләпчән түгел һәм чыдам, бу безгә ел әйләнәсе шөгыльләнергә һәм чыгыш ясарга мөмкинлек бирә», - ди Нияз.
Егетләр үз үрнәкләре белән Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Татарстанның башка почмакларыннан бик күп спортчыларны рухландырдылар. Бу шәһәрләрнең вәкилләре еш кына «Алмакай»га уен техникасын һәм атларның үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен өйрәнергә киләләр.
Алда әле үсеп килүче буын белән эшлисе эшләр бар, туган як традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тирәнрәк аңлау өчен кирәк. Шуңа күрә “Алмакай” ат утары “Татнефть» ярдәме белән ел саен “Татар аты» фестивален үткәрә. Рияз белән Нияз атта йөрү осталыкларын һәм ярышларда көчләрен бик теләп күрсәтәләр.
Анастасия Егорова.
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев